Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җитәкчелеге һәм депутатлар балаларның теләкләрен үти

Балаларга - техника, планшетлар. робот....

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары Яр Чаллыда оештырылган «Теләкләр чыршысы – 2021» ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясенә кушылдылар.

Алар Шәһәр Советының XI утырышы алдыннан чыршыда эленгән теләкләр язылган шарларны салдырдылар. Бу – «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, Нигездә, балалар техника – планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, робот-трансформер, велосипед, самокат, LEGO конструкторы, кием-салым, косметика сорадылар.

«Фигуралы шуу өчен тимераяк», – дип шардан Яңа ел теләген укыды шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Кыш Бабай – яңа казанышлар, өметләр символы. Барлык авырлыклар да узган елда калсын һәм 2022 елда һәр кешенең теләге тормышка ашсын иде». Депутатлар Әхәт Галәүтдинов скейтборд, Габделхак Батюшов – музыкаль колонка, Ася Кислова – курчак бүләк итәчәк.  Дельфинарийга билет һәм яшүсмерләр велосипедын Эдуард Фәттахов бүләк итәчәк. Чыршыда барлыгы 50 шар иде. Депутатларның кайберләре балаларның хыялларын тормышка ашыру өчен берьюлы берничә шар алды. Шәһәр Советы утырышыннан соң барлык шарлар да үз Кыш Бабайларын таптылар.Фото Шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет