Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы картиналар галереясендә «Вакыт, алга!» юбилей күргәзмәсе ачылды

Картиналар галереясендә «Россия Рәссамнар берлеге» Чаллы бүлекчәсе оешуның 30 еллыгына һәм сәнгать фондының 50 еллыгына багышланган «Вакыт, алга!» юбилей күргәзмәсе ачылды.

Вернисаж рәссамнарның авторлык коллекцияләреннән, картиналар галереясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан әсәрләр тәкъдим итә.
«Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы оешмасы 1991 елда шәһәрнең иң яхшы осталарын берләштерде. Акрынлап берләшмәгә Кама буе төбәге: Түбән Кама, Алабуга һәм Зәй рәссамнары кушылды. Оешманың максаты: рәссамнар иҗатына ярдәм итү, күргәзмәләр оештыру, рәсем сәнгатен пропагандалау.
Бүген Берлек 60 профессиональ рәссамны берләштерә, аларның берсе – Россиянең атказанган рәссамы, бишесе – Татарстан Республикасының халык рәссамы, унөче – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Чаллы оешмасы шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге күргәзмәләр оештыру һәм үткәрү буенча актив эшчәнлек алып бара. Рәсем сәнгате, графика, скульптура, гамәли сәнгатьнең талантлы осталары Россия һәм халыкара арт-проектларда катнаша. Аларның актив иҗади позициясе Татарстанның бай сәнгать традицияләре булган югары мәдәният төбәге буларак уңай имиджына тәэсир итә.
Экспозициядә сынлы, график, декоратив-гамәли һәм скульптура әсәрләре, барлыгы 130дан артык экспонат куелган. Эшләр рәссамнарның иҗади эзләнүләрен күрсәтә, алар 50 елга якын сузылган чорны чагылдыра. Осталарның әсәрләре Татарстан Республикасы һәм Россия музейларының фонд коллекцияләренә керә, илебез һәм чит ил коллекционерларының шәхси җынтыкларында саклана.
«Вакыт, алга!» күргәзмәсен 2022 елның 21 гыйнварына кадәр күреп булачак.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать