Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакимияте авариядә вафат булган Данис Садыйковның якыннарының кайгысын уртаклашты

Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Чаллының башкарма комитеты хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган Данис Садыйковның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

«Тәҗрибәле һәм җаваплы кеше, үз эшенең остасы, офицер вафат булды. Данис Илһам улының бөтен тормыш юлы - Ватанга хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Хезмәт иткән елларда ул безнең шәһәр һәм республика иминлеген саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул гаҗәп тәртипле һәм намуслы кеше иде. Профессиональлек, принципиальлек, хезмәт сөючәнлеге белән ул хезмәттәшләре арасында чиксез хөрмәт казанды», – диелә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Данис Садыйков белән хушлашу вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Татарстанда М7 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйковның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев