«Чаллы» хоккей клубы Федерация Кубогының чирекфиналында җиңелде
Җавап ярышы 10 мартта узачак.
9 март көнне «Чаллы» хоккей клубы Чабаксарда Федерация Кубогының чирекфиналында шул ук исемдәге команда белән очрашты. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Татарстанлылар җитди көрәш алып бара алмады – нәтиҗәдә, хоккейчылар җиңелде. Чаллы командасы көндәшләрнең капкасына нибары бер алка кертте.
«Очрашуның йомгаклау исәбе 5: 1», – дип төгәллек кертте чыганак. Җавап ярышы бүген узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев