Чаллы көрәшчеләре дә сынатмады
Казанда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш ярышлары булды. Анда Чаллы спортчылары да катнашты.
60 кг үлчәү авырлыгында Ришат Исхков – икенче, 70 кг авырлыгында Айназ Тимиров – беренче, 80 кг авырлыкта Ренат Шәйхетдинов – икенче, 90 кг авырлыкта Илнар Галимов – икенче, 130 кг авырлыкта Ранис Гыйләҗетдинов – беренче урын яулады. Командалар арасында Чаллы көрәшчеләре өченче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев