Чаллы КВн командасы "КиВиН - 2021" гә барачак
Сигез командасы арасыннан җиңүне "Ингеборга Дапкунайте" яулады
Кировта «Вятка»КВН МС рәсми лигасы финалы тәмамланды. Чаллы командасы «Ингеборга Дапкунайте» чемпион булды.
Финалда Казан, Санкт-Петербург, Инта, Түбән Новгород, Владимир, Сыктывкар, Пермь крае, Татарстан һәм Вологдадан сигез команда очрашты. Төп приз-«КиВиН - 2021» гә Сочига бару - «Ингеборга Дапкунайте» командасы (Чаллы, Бөгелмә) алды, икенче урынны Түбән Новгородтан "икеN шәһәре", өченче урынны Вологдадан "Фишка"командасы алды.
27 декабрьдә «Ингеборга Дапкунайте» командасы «Республика» Лигасы телевизион Кубогының икенче этабында уйнаячак, ә март аенда чаллылылар «КиВиН-2021» Халыкара фестиваленә Сочига барырга ниятли.
Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев