Чаллы кызы Кабан күле яр буен "кыздыра"
Чаллы татар дәүләт драма театры каршында эшләп килүче коворкинг, ягъни яшьләр мәйданчыгы җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәйне Казанга эшкә алдылар. Ул республикада танылып өлгергән URBANTATAR бәйсез яшьләр оешмасының авторы буларак билгеле.
Шулай ук Гүзәл язучыларның иҗат кичәләрен заманча форматка күчергән режиссер да әле. Танылган шагыйрәләр Сирень Якупованың 60 яшьлек юбилей кичәсен, Лилия Гыйбадуллинаның «Сөрән» китабы презентациясен моңарчы күрмәгән перформанс стилендә әзерләде ул. Быел яз айларында инде Гүзәл Әхмәтгәрәйне Казанда яңа урынга билгеләп куйдылар. Ул Кабан күле яр буеның җәйге программасын оештыручы-кураторы итеп сайланды. Ныклап эшкә тотынганчы, талантлы шәһәрдәшебез белән элемтәгә чыгып, тормышындагы әлеге яңалыклары хакында әңгәмә корып алдык.
– Гүзәл, Казанга күчеп китүеңне хәтердә яңартып алыйк әле? Ни рәвешле булды ул?
– Башкалага килеп эләгүем бер дә уйламаган җирдән булды. Быел Кабан күленең җәйге программасын оештыручысына бәйге игълан ителгәч, юри генә катнашып карарга булдым. 20 мартка кадәр гаризалар кабул ителде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Чебоксар, Яр Чаллы һәм Казаннан барлыгы 45 кеше катнашты анда. Шулар арасыннан мине куратор итеп билгеләделәр. 1 майдан инде эшкә тотындым. Минем вазыйфаларга оештыру, чисталык һәм тәртип саклау эшләре керә. Мондагы традицияләрне саклап калып, әлеге хәрәкәткә яңарыш кертүне максат итеп куям. Татар китап йорты белән ачык әңгәмәләр оештыруны, Татарча сөйләм клубы белән төрле темаларга сөйләшүне күз уңында тотам. Гомумән, Кабан күленең яр буе мәйданы татар халкының милли үзәкләренең берсе ул. Башкала уртасында диярлек урнашкан әлеге тарихи урында бихисап күп чаралар уза: ачык һавада кино күрсәтү дисеңме, иртәнге йога, уеннар, концертлар һәм башкалар.
– URBANTATAR проектын калдырып торасыңмы?
– URBANTATARның максаты – сыйфатлы татар чаралары уздыру, яшьләрне җәлеп итү һәм аралаштыру. Әлеге проект Чаллыда тамыр җибәрде. Театрның коворкинг мәйданында әле дә URBANTATAR җыелышлары уза. 10 урбанчы һәм волонтерлар белән элемтәдә торам. Якын киләчәктә әлеге проектны Казанда һәм республикабызның башка шәһәрләрендә дә тормышка ашырасым килә. Тик моның өчен көчле лидерлар, бу юнәлештә даими эшләүчеләр кирәк. Шул ук вакытта нигезенә салынган форматны да саклап калу мөһим. Бу, әлбәттә, бер генә көнлек эш түгел.
– Чаллы театры җитәкчелегенең үзеңне бер дә җибәрәсе килмәгәндер?
– Алар минем холкымны беләләр. Мин бер урында озак тора алмыйм. Кайчан да булса Гүзәлнең каядыр китәсе билгеле иде инде. Ә театр ел ярым эшләү дәвамында миңа үз өем кебек якынайды. Без анда яшьләр сүзе, реаль тормыш, рефлексларга таянган кайтавазлар аша төрле чаралар оештырдык. Шуларның берсе – перформанс. Инде Казанда булсам да, йөрәгемнең бер кыйпылчыгы театр бинасында калды. URBANTATAR инде ул минем төп проектым булып калачак. Әлеге проекттан соң кайда барачагым билгесез.
Белешмә: Гүзәл Амур кызы Әхмәтгәрәева 1995 елның 30 декабрендә Чаллыда дөньяга килә. КФУның татар әдәбияты кафедрасынада аспирантура тәмамлаган. Әнисе Зилә ханым табиб булып эшли. Кияүдә түгел. Бүгенге көндә Казанда яши.
Айзирә Имамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев