"Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Анда шәһәрнең 20 дәвалау-профилактика оешмасыннан 25 кеше катнашты. Спорт ярышлары "Сәламәтлек 2021" Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Табиб-шәфкать туташлары үзләрен шәхси зачетта сынадылар - ирекле стиль белән йөзү дистанциясе 50 метр тәшкил итте.
Шулай итеп, ир-атлар арасында Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы) – 1 урын; Альберт Ядринцев (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе) – 2 урын; Ирек Шәрипов ((Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) – 3 урын алды.
Хатын-кызлар арасында Светлана Артемьева (Сугыш ветераннары өчен госпиталь) – 1 урын; Олеся Кулагина (Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе) – 2 урын; Светлана Сөнгатуллина (Йогышлы авырулар хастаханәсе) – 3 урын яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Зөлфия ФОАТОВА
Нет комментариев