Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мөхтәсибәтендә Исламны кабул итү юбилее Кубогына көрәш турниры була

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә.

26 мартта Чаллы шәһәрендә мөселманнар арасында татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үтәчәк. Быел көрәштә командалар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогы, ә үз авырлык категориясендә беренче урын алучылар арасында җирәбә уйнату нигезендә хаҗга юллама уйнатылачак.

Бәйге 13 тапкыр Татарстан мөфтияте, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Россиянең һәм Татарстанның көрәш федерацияләре һәм Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллының «Витязь» спорт комплексында узачак ярышта Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчының катнашуы көтелә. Ел саен үткәрелә торган әлеге спорт ярышлары мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен киң җәелдерү, дуслык җепләрен ныгыту, сәламәт яшәү, чыдамлык, түземлек сыйфатларын тәрбияләү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Көрәшкә 18 яше тулган, намаз укучы, тиешле физик әзерлеккә һәм медицина рөхсәтенә ия мөселманнар кертелә. Катнашучылар үлчәнгәнгә кадәр намаз уку кагыйдәләрен белү буенча тест биремнәре үтәчәкләр. Спортчыларның көрәш спорт киемнәреннән һәм түбәтәйдән булулары шарт. 

Милли көрәш — 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә, кул көрәше буенча ярышлар — 65 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан авыррак үлчәү категорияләрендә узачак. Бәйгенең төп хөкемдары — Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Турнирның рәсми ачылышы 10:00 сәгатьтә башлана, ә катнашучыларны үлчәү 8:00–09.00 сәгатьтә башкарылачак. Барлык сораулар буенча +7 (8552) 56-65-99 (Яр Чаллы мөхтәсибәте) телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш саллы мөселман турнир ярыш бәйге ислам дин

2
X