Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләре 5 көн уку режимына күчте

Икенче атна рәттән ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, шәһәрнең кайбер мәктәпләрендә 5 көн уку режимына күчтеләр. Шимбә көнне дәресләр бетерелде.

Мәгариф учреждениеләрендә ял көннәрен сәламәтлек көне дип атыйлар. Шундый ук карар узган атнада Чаллының күпчелек мәктәпләрендә кабул ителгән иде.
Мондый чара беренче тапкыр узган ел ахырында оештырылды - балалар мәктәптә 5 көн укыды. Ләкин ул вакытта директорлар укучыларны Роспотребнадзор белән килештереп өйләренә тараттылар, ә биналарда дезинфекция белән генераль җыештыру оештырдылар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда 46 мәктәп сыйныфларны таркатуга озаткан. Авыру очраклары укучылар арасында гына түгел, педагоглар арасында да арта бара. Ләкин дистантка тулысынча күчү турында сүз әлегә бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы