Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы полициясе арбалет белән йөрүдә җинаять составын тапмаган

Коралы ир-атны видеога шаһитлар төшереп алган иде.

Кичә Яр Чаллы урамнары буйлап арбалет белән йөргән ир-ат турында язган идек. Бүген бу эшнең кайбер нечкәлекләре билгеле булды.  
Исегезгә төшерәбез, аны видеода шаһитлар теркәгән, күрәсең, алар полиция хезмәткәрләрен чакырткан да инде. Узып баручылар фикеренчә, ул аек булмаган. Полиция хезмәткәрләре аны бүлеккә китергәннәр, ул бернинди каршылык да күрсәтмәгән.
Ачыкланганча, ир-ат арбалет сатып алган һәм урам буйлап барган. Хокук саклаучылар аның гамәлләрендә хокукка каршы берни дә тапмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар