Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиеләре белгечләре һөнәри осталык конкурсына гариза бирә алалар

26-28 майда Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәрендә иң яхшысы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.

Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «РИМЕРА» компанияләр төркеме оештыра.

Конкурс эшче һөнәрләрне популярлаштыруга һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (35 яше тулмаган) машина төзелеше комплексы предприятиеләренең яшь белгечләре чакырыла.

Конкурс чаралары кысаларында сәнәгать робот техникасы, хезмәтне саклау һ.б. юнәлешләр буенча мастер-класслар узачак.

Конкурста катнашу өчен оешмага 2022 елның 8 маена кадәр org.profmasterstvo@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча, мәгълүмати хатта, 8-960-082-99-32 телефоны буенча танышырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен гаризаны монда калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X