Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы рестораторы Наил Мәһдиевкә яңа проектын тәкъдим итте

Җәмәгать туклануы өлкәсендә Чаллы эшмәкәре Ян Райскин әзер ризык җитештерү буенча фабрикасын булдырган һәм шәһәр җитәкчелегенә мобиль кибет-кафетерияләрдә үз продукциясен сату инициативасы белән чыкты.

Әлеге җәмәгать туклануы нокталары шулай ук компания тарафыннан эшләнер дип көтелә. Ун кибет ачылуы 80гә якын кешене эш белән тәэмин итәчәк.

Ян Райскин мэр Наил Мәһдиевне яңа фабриканың мөмкинлекләрен күрсәтү өчен чакырды. Фабрика ризык китерүдән тыш, корпоратив туклану белән тәэмин итәргә һәм кейтеринг оештырырга әзер. Бина шәһәрнең сәнәгать өлешендә урнашкан.

Билгеләп үтик, эшмәкәр тормыш иптәше белән бергә «Бульвар Дежа Вю», «Дача», «Дум-Балла», «Боко» (Казан) ресторанннары һәм «Карамель» кофейнясы кебек проектлар белән идарә итә.

Фабрика берничә зонага бүленгән: яшелчә эшкәртү, ризыклар саклау, он эшкәртү заллары, пешекче участогы, әзерләү цехы, продукцияне катыра торган «шок» өстәлләре һәм башка күп кенә бүлмәләр бар. Барлык кирәкле җиһазлар урнаштырылган, биналарның әзерлек дәрҗәсәсе югары. Җиһазларның күбесе Европадан кайтарылган.

Әйтик, Германиядән кайтарылган әлеге мич «муссон» технологиясе буенча әзерли, ягъни ризык кайнар һава ярдәмендә әзерләнә.

Алга таба Ян Райскин үзенең идарәсендә булган кафе һәм рестораннарда сатып алырга мөмкин булган продукциясен тәкъдим итте.
Кафетерияләрдә 15 утыру урынына кадәр булыр дип көтелә. Биредә фабрикадан әзер продукция сатылыр дип көтелә, шулай ук тантаналарга тортларга заказ бирергә, Чаллы заводы хезмәткәрләре ясаган туңдырылган продукцияне сатып алырга мөмкин булачак. Исеме әлегә уйланыла.

«Безнең предприятиебез озак вакытлар Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре ресторан базарында кызыксыну уята. Кибет-кафетерийларны эшләтеп җибәрү төшке аш вакытында шәһәр халкына тиз арада хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк һәм федераль кибетләрдә азык-төлек сыйфаты буенча альтернатива булып торачак», – дип тәкъдир итте Ян Райскин.

Наил Мәһдиев проект белән кызыксынун күрсәтте. «Әгәр мондый форматтагы проектны эшләтеп җибәрергә җыенасыз икән, без аны хупларга әзер», - диде мэр.

Беренче очрашу нәтиҗәләре буенча шәһәр җитәкчелеге һәм эшмәкәр арасында кибет-кафетерийларны эшләтеп җибәрү буенча өстәмә эшлекле очрашулар оештырылачак. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы