Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы рәссамы гадәти булмаган долларлар ясый

Ленар Әхмәтов Ижауда «Субкультура валютасы» дип аталучы күргәзмә ачкан.

25 апрельдән 14 майга кадәр Ижауда Чаллы рәссамы Ленар Әхмәтов әсәрләреннән күргәзмә уза, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.
Яшь автор долларга импровизация ясаган рәсемнәрен алып килгән. Купюраларда президентлар урынына рок-музыкантлар төшерелгән. Мәсәлән, Шнур, Курт Кобейн, Мерилин Мэнсон һ.б.
Күргәзмә «Субкультура валютасы» дип атала. Әлеге рәсемнәр берничә ел элек иҗат ителгән. Рәссамның «банкнот»лар җыелмасында рәссам Хәмзә Шәрипов портреты төшерелгән «Hamza Sheriff» исемле иҗат әсәре дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев