Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы су басуга каршы тора алыр

Чаллыда су басуга каршы әзерлек эшләрен дәвам итәләр. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, шәһәрдә 149 инженерлык һәм махсус техника әзер.

Балыкчылар арасында аңлату эшләре алып бару аерым контрольдә тотыла. Боз астыннан балык тоту урыннары ябылган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев өлкәннәрнең боз өстенә балаларны да алып керүләрен, кайчакта бергә батып үлүләренә нәфрәт белдерде. «Сөйлибез, сөйлибез. Хәтта айнык кешеләр дә язгы, көзге чорда бозга кереп, суга баталар. Алар арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә кирәк. Аңламаган, үзенең һәм якыннары тормышы өчен кайгырмаган кешеләргә карата мәҗбүри чаралар да күрергә туры килә. Погонлы кешенең синең тормышың өчен борчылуы гаҗәп күренеш. Акыллы кеше, белә торып куркыныч урынга бара», - диде ул. 

«Шәһәрдә Чулман, Мәләкәс, Шильнә, Чаллы елгаларында, балыкчыларның бозга төшә торган 8 урыны, 4  җәяүлеләр кичүе, машина белән төшә торган 2 урын җитди контрольдә булачак. Көннәр җылыту сәбәпле, боз катламы эри. Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында боз калынлыгы 26-34 см. Биредә боздан ачылган урннар да бар», – ди  Илья Зуев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы