Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры Г. Тукай исемендәге премиягә дәгъва итә

Аяз Гыйләҗев исемендәге театрның ике спектакле шорт-лист исемлегендә.

Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә  кандидатлар арасында Чаллы татар дәүләт драма театры да бар. Республиканың иң дәрәҗәле премиясенә дәгъва кылучылар исемлеге билгеле. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге театр да бар. "
Безнең ике спектакль шушы шорт лист исемлегендә.

«Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле — Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева, Хөсәенова Ләйсән, Файзуллин Венер, Әскаров Илфат, Мөсәвиров Марсель.

 «Абага алмасы ачы була» спектакле — Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр", - ди театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов. Уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев