Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган конференциядә фикер алышты - ФОТОЛАР

27 апрельдә Чаллының 29нчы мәктәбендә укытучыларның «Мирас вә заман» шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Конференциядә «Борынгы әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре», «Хәзерге татар әдәбиятында әхлакый (фәлсәфи) эзләнүләр, төп тенденцияләр», «Үзгәртеп кору елларыннан соң активлашкан гарәп-фарсы алынмаларының мәгънә үзенчәлекләре», «Чаллы төбәге язучылары иҗатында туган як мотивлары», «Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятын укыту үзенчәлекләре» дигән темаларга чыгышлар булды.

Аларны филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов, Лилия Хөснетдинова, Рәзинә Мөхияр, Чаллы дәүләт педагогика университетының рус һәм татар филологиясе кафедрасы доценты Илзирә Мөбәрәкшина, Чаллы үзәк китапханәсенең әдәбият һәм тарих бүлеге мөдире Роза Хәмидуллина, югары квалификацияле татар теле укытучысы Зәлифә Галиева әзерләгән. Чарада шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов та катнашты. 

– 29нчы мәктәп дин һәм милли мохитне саклап торган сирәк мәктәпләрнең үрнәге. Мондый чараларны үткәрүдә алар актив эшли. Киләчәк буын тарихны белеп үсергә тиеш, – диде ул.

Айзирә Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев