Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары келәм туку сәнгатен үзләштергәннәр

Чаллыдан ике укытучы борынгы Кырым сәнгатен – келәм тукуны үзләштергән. Келәм өчен буяулар каен яфракларыннан, шиповник тамырларыннан, меңъеллыктан ясала.

Кырым бакчасында 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Мамут Чурлу җитәкчелегендә булачак келәмнәрнең эскизларын ясаганнар, төрле төсләр бирә торган үсемлекләрне өйрәнгәннәр.

Узган елның җәй һәм көз айларында укытучылар буш вакытларын республикабыз болыннарында үткәрделәр. Алар үләннәр, яфраклар, тамырлар җыйганнар. Табигый буяулар зарарсыз һәм, чыдамлырак.

Буяу – иң читен эш түгел. Укытучылар өч ай дәвамында Кырым остасы биргән өй эшен – келәм тукуны мөстәкыйль рәвештә башкарганнар.

«Әзер келәм белән Казанга симпозиумга бардык. Безнең эшләр Мамут Чурлуны да сөендерде. Ул бу игелекле эшне Татарстанда, дустанә республикада дәвам итәчәкләренә бик шатланды», - дип уртаклашты укытучылар.

1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары бу сәнгатькә балаларны өйрәтергә планлаштыралар. Шулай ук туку станоклары сатып алырга ярдәм итәчәк хәйриячеләрне эзлиләр. Боларның барысы да балалар милли, әби-бабай гореф-гадәтләрен онытмасын өчен эшләнелә. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы