Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарындагы электросамокатлар кая югалды?

Электросамоктлар хезмәте күрсәтү эше шәһәр хакимияте белән килешенмәгән булган.

Узган атанда Чаллы урамнарында электросамоктларны прокатка бирү пунктлары эшли башлаган иде. Шәһәр буенча да анда хәрәкәт итүче яшьләр күзгә ташланды. Тик әлегә мондый мөмкинлектән шәһәрдәшләребез берничә көн генә файдаланып кала алды. Chelny-biz.ru интернет сайты хәбәр итүенчә, Whoosh сервисына электросамоктлар хезмәтү күрсәтү шәһәр хакимияте карары нигезендә тыелды. Чөнки бу хезмәт җитәкчелек белән алдан килешенмәгән булган. 

Хакимияттә аңлатуларынча, компания шәһәрдә кабул ителгән шеринг эше тәртибен бозган. Электросамокатлар пунктын ачу өчен, компания хуҗасы башкарма комитетка гариза  һәм административ регламентта күрсәтелгән документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев