Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Владивосток автомарафончыларын каршы алачак

27нче апрельдә Чаллы “За мир без нацизма” һәм “Мир. Труд. Май” лозунглары астында үткән автойөреш экипажларын каршы алачак.

Әлеге акция Украинада махсус операциядә катнашкан россиялеләрне рухландыру максаты белән үткәрелә. РФ бәйсез профсоюзлары оештырган патриотик чара кысаларында 12 апрельдә Владивосток шәһәреннән 15 машина юлга кузгалды. 1 майга автомобильләр Мәскәүгә барып җитәргә тиеш. 9 майда исә алар Волгоградта Җиңү парадында катнашачак.

Чаллыда марафончыларны Мәңгелек ут янында каршы алачаклар. Чарага шәһәр мэры Наил Мәһдиев, “Камаз” җитәкчелеге киләчәк. Автойөрешкә автокаладан тагын бер машина кушылыр дип планлаштырыла. Кунакларны Рөстәм Гатинның "Кыр кухнясы"нда ашатачаклар.

Айзирә Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев