Чаллы янындагы юл фаҗигасендә 11 яшьлек бала һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы юл фаҗигасендә 11 яшьлек бала һәлак булды

Кичә, 10 сәгать 20 минутта, Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ хезмәтенә Тукай районы Шилнәбаш авылына борылышта М-7 трассасында фаҗига булды дигән хәбәр килә.

“Хундай Солярис” автомобиле каршы як полосага чыгып, “Газель Валдай” машинасы белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә “Хундай” автомобилен йөртүче 39 яшьлек ханым, аның 14 яшьлек улы, 3 яшьлек кызы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатыла. Хатын-кызның реанимациядә булуы мәгълүм. “Газель Валдай” машинасы йөртүчесен дә хастаханә табиблары карый. Ә ханымның 11 яшьлек улы урында ук үлә. Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. 


Фото: ТР Прокуратурасы 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев