Чаллы язгы ташуга әзерме?
Соңгы көннәрдә Чаллы сусаклагычында су 6 сантиметрга, Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында 23 сантиметрга күтәрелгән.
Язгы ташу вакыты якынлашу белән, республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сулыкларның торышына игътибарны тагын да көчәйтә төште. Көн саен елгалардагы су күләме тикшерелә, мониторинг үткәрелә.
Соңгы көннәрдә Чаллы сусаклагычында су 6 сантиметрга, Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында 23 сантиметрга күтәрелгән. Белгечләр әлегә чаң сугарлык сәбәпләр күрми: 60 сантиметр булган куркыныч чиккә әле ерак.
Чаллы башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов хәбәр итүенчә, коммуналь хезмәтләр тарафыннан су басу мөмкинлеге булган күперләр тирәсендә тиешле саклык чаралары күрелгән. Узган ел, көчле яңгырлардан соң, Вахитов проспектындагы күпер астында автомобиль юллары берничә тапкыр су астында калып, юлда йөрүне авырлаштырган иде. Быел андый күренешләрне булдырмау өчен тырышлык куела. Хәзерге вакытта шәһәрнең дүрт күпере астына да насос станцияләре урнаштырылган, тагын берсе БСИ тирәсенә куелган. Әлеге җайланма 8-10 метр тирәнлектә урнаштырылган, автомат рәвештә артык суны канализациягә җибәрә. Алдагы елда автоматика тиешенчә эшләмәүне исәпкә алып, яңгыр суларын суырту станцияләренә капиталь ремонт ясалган.
“Бүгенге көнгә төп һәм резерв насослар урнаштырылган. Резервуарлар тулысынча чистартылды, суны ачу-ябу җайланмалары тикшерелде. Насосларның эшләвен сынап карадык, алар барысы да яхшы эшли. Вахитов проспектында узган ел күзәтелгән вәзгыять кабатланырга тиеш түгел”, – дип белдерде Рафаил Кыямов.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны да игътибарлы булырга чакыра.
Бу атнада табигать җылы һава торышы белән сөендерде. Берәүләр “урамда рәхәтләнеп һава сулыйбыз икән” дип сөенсә, күпләрдә бу күренеш ризасызлык кына уятты. Урамдагы кар катыш пычрактан, иртәнге бозлавыктан, түбәләрдәге кар һәм боз сөңгеләреннән бигрәк тә шәһәр халкы интегә. Гадәттән тыш хәлләргә юлыкмас өчен белгечләр халыкны билгеле бер кагыйдәләргә таянырга чакыра.
Боз аша йөрү катгый тыела.
Җылы һава торышы нәтиҗәсендә елгалардагы бозның ныклыгы бермә-бер кими. Өстән аны кояш эретсә, астан исә агымсу тәэсир итә. Мондый шартларда боздан йөрү кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Бигрәк тә яр буендагы боздан сак булырга кирәк.
Балаларны саклагыз.
Боз балалар сәламәтлегенә аеруча зур куркыныч тудыра. Аларның бозда уйнавы гадәти хәл, дип ассызыклый белгечләр. Шуңа күрә алар ата-аналарны балаларын игътибардан читтә калдырмаска чакыра. Нәниләрне елга буйларына җибәрү катгый тыела. Аларга бозда уйнауның куркыныч булуы турында аңлату эшләре алып барырга кирәк.
Тизлекне арттыру ярамый.
Көрәк һәм трос һәрвакыт янда булсын. “Юеш кар афәте” белән очрашмаган йөртүчеләр гомумән дә калмагандыр инде, мөгаен. Андый карга баткан машинаны чыгару аеруча зур тырышлык сорый. Иң мөһиме исә, мондый шартларда юл-транспорт һәлакәтләре саны да кинәт кенә артып китәргә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр автомобильдә бик әкрен хәрәкәт итәргә чакыра. Бу бигрәк тә машина таныклыгын яңа гына алган затларга кагыла. Гомумән, аларга җәмәгать транспортына күчеп утырсалар яхшы, дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Машинага кар катламы ишелмәсен дисәң...
Мондый чорда автомобильләрне бина янына куюдан баш тартырга кирәк. Ник дигәндә, түбәдәге кар яки бозның машина өстенә төшеп, шактый гына зыян китерүе бар. Татарстанда шундый унлап очрак теркәлгән инде.
Җәяүлеләр дә сак булсын.
Тротуарлардан үткәндә, аяк астына да, баш очына да карау сорала. Биналар яныннан узганда, боз сөңгеләре һәм ишелергә мөмкин булган кар булмавына инангач кына хәрәкәтне дәвам итү кирәк. Бозда таеп егылмас өчен уңайлы аяк киеме киеп йөрү сорала. Өйдән иртәрәк чыгыгыз. Бу – тиешле урынга әкрен генә барып җитәргә ярдәм итәчәк. Кулларны кесәгә тыгу тыела.
Әгәр дә гадәттән тыш хәл очрагына тап булсагыз, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.
Лилия Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев