Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеена – 15 ел

2007 елның 26 апрелендә Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы каршындагы Әдәбият тарихы музее үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Ул Татарстан, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, туган якны өйрәнүче Мансур Сафин һәм шәһәр китапханәсенең баш китапханәчесе Роза Хәмидуллина инициативасы белән оештырыла.

Музей эше фәнни һәм мәдәни-агарту, коммуникатив һәм укыту-методик юнәлешләрдә алып барыла. Бу шәһәр һәм төбәкнең әдәби һәм рухи хәзинәләрен уникаль саклау урыны. Музей хезмәткәрләре тарафыннан 15 ел дәвамында йөздән артык җирле язучының иҗаты турында материаллар тупланган һәм анализланган.

Әдәбият тарихы музее эшчәнлегенең иң мөһим аспектларының берсе – укучылар белән массакүләм эш алып бару. Темага карап, эш алымнары һәм формалары үзенчәлекләре белән аерылып тора. Экскурсия, күргәзмә әдәбиятына күзәтү, экспозицияләр һәм әдәби-сәнгать күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр, шигърият сәгатьләре, китап премьералары, юбиляр язучыларның иҗади кичәләре, «Ләйсән» шәһәр әдәби берләшмәсе утырышлары, онлайн-очрашулар, конкурслар, радиомарафоннар, китаплар бәйрәмнәре һәм башка вакыйгалар музейның имиджын арттыра.

Әдәбият тарихы музее, 15 еллык юбилее кысаларында, китапханәнең рәсми сайтында «Бер экспонат тарихы» дигән яңа рубрикасын алып бара. Бу форматта һәркем музей экспонатлары, безнең төбәк язучыларына караган предметлар белән таныша ала. Беренче чыгарылыш балалар язучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Заһирә Гомәровага багышланган иде. Киләсе чыгарылышларда музей хезмәткәрләре Мәхмүт Газизов, Кадыйр Сибгатуллин, Шамил Шәйдуллин, Ямаш Игәнәй һ.б. авторларның туганнары тарафыннан бүләк ителгән музей экспонатлары белән таныштырачак. Әлеге рубрикалар циклын, җирле язучыларның иҗатын яктыртып һәм пропагандалап, агымдагы ел дәвамында чыгару планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев