Чаллыда 16 яшьлек яшүсмернең үлеменнән соң, Тикшерү комитеты үз-үзенә кул салуга җиткерү турында эш кузгатты
Тикшерү органнары алдагы көнне генә күпкатлы йортларның бер тәрәзәсеннән егылып төшкән яшүсмернең фаҗигале үлемен тикшерә.
Chelny-biz.ru хәбәр итүенчә, РФ Җинаять кодексының 110 маддәсе 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган - "балигъ булмаганга карата үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерү".
Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичә 53нче комплекста булды. Егет, янәсе, компьютер уеннары белән мавыккан. Үлем алды язуын малай калдырмаган.
Фото: 53news.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев