Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 170 мең лалә чәчәкләре үстергәннәр

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» теплицаларында лаләләр чәчәк атып килә. Хәзер аларны кисәләр һәм 8 мартка әзерлиләр. Быел 170 мең лалә чәчәкләре үстергәннәр, бу узган ел белән чагыштырганда 50 меңгә күбрәк.

Бу темага газетабыз сайтында инде материал чыккан иде. Аны моннан укый аласыз. 

Белгечләр көненә 9,5 меңгә якын чәчәк кисеп алалар. Барлыгы 15 сорт үстерелгән.

Декоратив культуралар һәм бакчачылык комбинатының участок начальнигы Елена Чемерчева билгеләп үткәнчә, кызыл һәм сары лаләләргә сорау зур: «Быел сарыларны 40 меңгә якын утырттык, кызылларны да шул кадәр үк утырттык».

Язгы чәчәкләрне гыйнвар аенда ук утыртканнар. Чаллыда лаләләр үстерү белән 15 еллап шөгыльләнәләр.

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы»  директоры Азамат Вилданов билгеләп үткәнчә, чәчәкләр һәм сортлар саны арту теплицаларны капиталь ремонтлау (быел биш теплица төзекләндерелгән), тәэмин итүчеләр һәм логистика белән эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Теплицада температура көндез +20, төнлә +18 градус тәшкил итә. Әйтик, 8 нче теплицада җаваплы Гөлүсә Мөхәммәдиева температура режимын төгәл күзәтеп тора.

Сүз уңаенда, кайбер сортлар үз вакытларын көтәчәк. Әйтик, «Пионер» сортын 8 Март алдыннан гына кисеп алачаклар.

Билгеләп үтик, шәһәр проспектларын да 80 мең лалә чәчәге бизәячәк. «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» хезмәткәрләре лалә суганнарын көздән үк утыртканнар.

http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев