Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 300 меңгә якын кеше коронавирустан прививка ясаткан

Беренче компонент белән 295 мең кеше вакцинацияләнгән, бу планның 89,6%ын тәшкил итә. Икенче компонентны 227597 кеше ясаткан.

«Пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 16 621 лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Шуларның 6200се терелгән. Хәзерге вакытта бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшли» - дип хәбәр итте шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә 311700 доза вакцина кайткан.

Беренче компонент белән 295 мең кеше вакцинацияләнгән, бу планның 89,6%ын тәшкил итә. Икенче компонентны 227597 кеше ясаткан.

Вакцинация барлык поликлиникаларда һәм «Омега» сәүдә үзәгендә оештырылган. Моннан тыш, предприятиеләр һәм оешмаларның гаризалары буенча хезмәткәрләрне урынга чыгып вакцинацияләү башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев