Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 35 мең кеше электрон хезмәт кенәгәсен өстен күрә

Хезмәт кенәгәсе – ул хезмәт эшчәнлеген һәм кешенең стажын раслый торган төп документ.

Бездә кәгазь яки электрон хезмәт кенәгәсен сайлап була. Әмма хәзерге заман һәм яңа тәҗрибә безне акрынлап экономияле һәм уңайлы вариантка – дистанцион хезмәтләрдән файдалануга китерә.

«Электрон кенәгә бирә торган төп өстенлек – документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге. Яңа эшкә урнашканда, электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтәне йөкләтеп, аны эш бирүчегә җибәрү җитә», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Республика бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны ПФР сайтында шәхси кабинетта (www.pfr.gov.ru) һәм Дәүләт хезмәтләре порталында (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр белән электрон өземтә pdf-форматта формалаштырыла һәм ПФР Төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада саклап калырга, кирәк булган очракта бастырып чыгарырга яки электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Россия Пенсия фонды сайтының (www.pfr.gov.ru) шул ук исемдәге бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев