Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5434 кеше короновирустан привика ясаткан

Covid-19дан вакцинациягә язылу территориаль поликлиникаларда алып барыла. Көн саен 600дән 800гә кадәр Чаллы кешесе прививка ясата.

"Бүгенге көндә 5 434 кеше беренче компонент белән, 535 кеше икенче компонент белән вакциналаштырылган. Вакциналар даими рәвештә килә", - диде шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев һәм үзе дә прививка ясатуын билгеләп үтә.

Covid-19дан халыкка «Спутник V» препараты белән прививка ясыйлар, коронавируска каршы вакцинация ике этапта уза.

Яр Чаллыга коронавирус инфекциясеннән 330 доза вакцина килер дип көтелә. Ул партияне исәпкә алып, автокаланың дәвалау оешмаларына барлыгы 10 855 доза кайтарылачак.

Фото: nabchelni.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация короновирус спутникV