Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5627 вакансия бар

Кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 1695 кеше мөрәҗәгать иткән, 1183 кеше эшсез граждан статусына ия. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,42% тәшкил итә, ТР буенча бу күрсәткеч –0,53%. Бу хакта мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.

Кадрлар үзәгенең мәгълүматлар банкында 5627 вакансия бар, 1538 предприятие «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан эшсезлек буенча пособие өчен 22 млн 926 мең сум акча тотылган. Ел башыннан 909 кеше эшкә урнаштырылган.

«Мариупольдән күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе белән шөгыльләнүне дәвам итәбез.  Без 8 һәм 13 апрельдә ярминкәләр үткәрдек. Барлык теләүчеләр дә диярлек эшкә юллама алды», - диде Татьяна Быданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев