Яңалыклар тасмасы
Чаллыда аквапарк төзелә
1005
0
0
Чаллының ике эшмәкәре аквапарк төзелешен инвестицияләргә җыена.
Әмма алар бу объектны икесе ике урында төзергә тәкъдим итә. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерде.
«Эшмәкәрләрнең берсе — шәһәр яр буе районындагы урынны (Хәсән Туфан проспекты каршында), икенчесе Чулман проспектында, элек Спорт сарае урнашкан урынны күздә тота. Без бу территорияләрне хуплыйбыз», — дип хәбәр итте Абдуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, шәһәр администрациясе дәүләт-шәхси партнерлык шартларында аквапарк төзергә әзер. Иң мөһиме, инвестициянең барлык суммасы кулда булу зарур, ди Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев