Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «акыллы» домофоннар урнаштыра башладылар

Халыктан моның өчен бер тиен дә алмаячаклар.

Шушы көннәрдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Таттелеком» компаниясендә булды. Биредә ул шәһәр күләмендә «акыллы» домофоннар программасын гамәлгә ашыру эшләре белән танышты. 

2022 елда Чаллыда 3,5 мең IP-домофоннар урнаштырырга планлаштыралар. Проект инвестицияләре – 200 миллион сумнан артык, барлыгы 7 мең панель кую күздә тотыла.

Яңа җайланмалар ярдәмендә халык видеокамералардан язмалар архивын карый алачак, «Имин шәһәр» программасы белән элемтә барлыкка киләчәк, панельләрдә ашыгыч хезмәтләргә шалтырату төймәсе дә булдырылачак. 

Мондый яңарту эшләре шәһәр халкы өчен бушлай башкарыла. "Проектны тулысынча гамәлгә ашыру өчен ике-өч ел вакыт китәчәк", - ди белгечләр. Әлегә домофоннарны урнаштыру эше план буенча бара. Шәһәр халкы аны кую-куймауны үзе дә хәл итә ала. Йортта яшәүчеләр домофоннар урнаштыру турында уртак фикергә килгәч, «Таттелеком» компаниясенә гариза тапшыра алалар. 

Апрель ахырына кадәр «акыллы» домофоннар урнаштырылачак йортлар исемлеге:

36/3/1
63/09
63/21
36/4/3
33/04
58/12/1
36/6/1
53/44
7/26
42/21А
63/16
63/20
27/1
20/07
14/14Г
30/04
6/03
47/20
17/25
53/21Г
14/02
13/11
11/26
14/04А
14/03
13/07
41/04
41/05
41/03
35/09/2
20/01
32/01В
32/01Г
37/27
12/10
12/11
33/3
27/27а
20/01
7/13
56/17
13/06
37/01

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев