Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авыруларның кулларына төсле браслетлар кидерәләр

Бу ысул пациентларга тиз арада тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә (БСМП) Оренбург өлкәсеннән бертөркем табиблар килде. Алар коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнде. Шәһәребез белгечләре исә кунакларны эш процессын тизләтүче һәм җиңеләйтүче алымнар белән таныштырды. 

Мисал өчен, БСМПга кергән пациентларның кулларына 4 төрле браслет кигерәләр. Ак төстәге – барлык авыруларга да, кызылы – аллергикларга, сарысы – егылып китү куркынычы булганнарга һәм зәңгәре – кардиостимуляторлы кешеләргә. Бу ысул пациентларга тиз арада тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, реанимация бүлегендәге һәр койка өстенә табигать күренеше сурәтләнгән якты паннолар урнаштырылган. “Алар авыруларны тынычландырырга ярдәм итә”, - ди табиблар. 

Шулай ук кунакларга, БСМП кысаларында эшләүче, шәһәрдәге иң зур лабораторияне дә күрсәттеләр. Биредә 405 төрле анализ үткәрү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина