Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчаларга автобуслар йөри башлый

2019 елга кадәр шәһәрдәшләребезгә, бакчаларына бушка барып кайту өчен, аена нибары алты талон бирелсә, хәзер аларның саны чикләнмәгән.

1нче майдан 30 сентябрьгә кадәр бакчачылык ширкәтләренә автобуслар йөри башлый. Шәһәрдәшләребезгә «Альтекс» һәм «Авантех» компанияләре транспорт хезмәте күрсәтәчәк. Алар  39 маршрут буенча 83 бакчачылык ширкәтенә йөриячәк. Бу турыда журналистларга дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 
– Автобуслар биш урыннан: «51нче комплекс», «Автостанция», «Мегастрой» (Машиностроительная урамы), «Студенческая» тукталышларыннан һәм Сарман трактыннан иртәнге сәгать 7дән - 8.30га кадәр вакыт аралыгында юлга кузгалачак. 15 сәгатьтән - 18 сәгатькә кадәр бакчачыларны шәһәргә кире алып кайтачак. 2019 елга кадәр шәһәрдәшләребезгә, бакчаларына бушка барып кайту өчен, аена нибары алты талон бирелсә, хәзер аларның саны чикләнмәгән. Ташламалы транспорт карталары буенча 20дән артык категория пассажир, шулай ук барлык төр пенсия алучылар файдалана, – диде ул. 

“Шәһәрдәшләребезне ташламалы йөртү өчен шәһәр бюджетыннан 15 миллион сум акча бүлеп бирелде. Чаллы республикада халыкка мондый хезмәт күрсәтә торган бердәнбер шәһәр. Бернинди өзеклекләр дә булмас, дип ышанып калабыз. Бу уңайдан машина йөртүчеләр белән дә әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Алар өлкәннәргә карата ихтирамлы, сабыр булырга тиеш”, – диде Наил Мәһдиев. 

Былтыр бакчага йөрүче автобуслардан 473 мең кеше файдаланган, шуларның 305 меңе – ташламалы категорияле кешеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев