Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда БДИны ата-аналар да бирә ала

Имтиханнар тапшыру өчен – 16, дәүләт имтиханнарына – 4, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 5 пункт әзерләнгән.

Быел шәһәрдә 9нчы сыйныфтан соң 5261 бала мәктәпне тәмамлый. Алар математика һәм рус теленнән – мәҗбүри, тагын үзләре сайлаган ике фәннән  имтихан тапшырырга тиешләр. Имтиханнар тапшыру өчен – 16,  дәүләт имтиханнарына – 4, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен 5 пункт әзерләнгән.

5261 укучының 3000нән артыгы –  профильле фән буларак информатиканы, 2000нән артыгы –  җәмгыять белеме, ә 1000нән артыгы географияне сайлаган. Немец һәм француз телләренә икешәр укучы өстенлек биргән.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, бердәм дәүләт имтиханнары 3 этапта узачак. 21 марттан -18 апрельгә кадәр  вакытыннан алда имтихан биреп булачак. Ә төп этап 26 майдан 2 июльгә кадәр уза. Аны 2011 укучы, 62 студент һәм узган еллардан калган 119 укучы тапшырырга тиеш.

Быел да ата-аналарга БДИны тапшыру мөмкинлеге бар. 15 мартта алар математика буенча база белемнәрен сыный алалар. Моның өчен бала укый торган мәктәпкә яисә 30-55-60 телефоны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото шәһәр сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: магариф имтихан