Исән калган ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәрләре алып киткән.
Мәләкәс елгасы бозы астына 38 яшьлек ир-ат кар мотоциклында төшеп китә. Бу хакта мәгълүмат коткаручыларга 6 март төнендә килә.
Вакыйга ГЭС бистәсенең 10 / 70 йортыннан ерак түгел булган. Урынга 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре чыга. Ир-атны ярдан 50 метр ераклыкта табып алалар. Аны тиз арада табиблар кулына тапшыралар, дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.
Нет комментариев