Чаллыда «Ел укытучысы-2022» конкурсында кем җиңде?
Шушы көннәрдә 42 нче мәктәптә «Ел укытучысы - 2022» һөнәри осталык шәһәр конкурсының финалы булды.
Финалда җиде кеше катнашты. Жюрига исә абсолют җиңүчене, призерларны һәм лауреатларны сайларга йөкләнелде. Катнашучыларга «Видеовизитка» һәм «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясе» дип исемләнгән конкурс сынауларын узарга кирәк иде.
42 нче мәктәпнең география укытучысы Григорий Яковлев абсолют җиңүче булды, 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Мельникова 2 урында калды, 76 нчы гимназиянең инглиз теле укытучысы Елена Сычуговага 3 урын бирелде.
Якын арада җиңүчеләр, республика педагогик осталык конкурсының зона этабында катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев