Чаллыда электросамокатта йөрүче 20 яшьлек кызның гомере өзелде
Авария 17 май көнне кичке унынчы яртыда Хәсән Туфан һәм Чулман проспектларының кисешендә булды.
LADA Priora машинасы Чулман проспекты буенча хәрәкәт иткән вакытта электросамокатта баручы кызны бәрдерә.
Видеорегистратор язмаларыннан күренгәчә, кыз светофорда җәяүлеләр өчен кызыл ут янганда юлга чыга.
Аның белән тагын ике иптәше булган, алар светофорда туктаганнар. Яшьләр самокатларны прокатка алган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев