Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фотограф Ринат Шәйхитов истәлегенә концерт узачак

Чаллыда фотограф Ринат Шәйхитов истәлегенә багышланган хәйрия концерты узачак. Ул 29 мартта "КАМАЗ" мәдәният йортында оештырыла.

Чараны шәһәрнең мәдәният идарәсе һәм мәдәният сарае үткәрә. Билетларны сатудан җыелган Ринатның гаиләсенә тапшырылачак.

Сәхнәдә «ЧЕЛНЫ-ТОП-13» шәһәр иҗат проекты конкурсантлары чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк, әлеге проектта кайчандыр Ринат Шәйхетдинов үзе дә катнашкан булган. Вокалистлар исә дөньякүләм хит-парадлардан җыелган  җырлар башкарачаклар.

Сүз уңаеннан, шәһәр мэриясенең фотографы 20 февральдә вафат булды. Аның үлеме коллегалары һәм бапча якыннары өчен көтелмәгән хәл булды. Моңа кадәр берничә сәгать алдан егет социаль челтәрләрдә 39 градустан югары температуралы медицина градуснигы фотографиясен урнаштырган булган. Апрельдә Ринат Шәйхитовка 30 яшь тулган булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев