Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Габдулла Тукайның 136 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

26 апрельдә 14:00 сәгатьтә татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган тантаналы чара узачак.

Бәйрәм А.Гыйләҗев исемендәге татар драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль театральләштерелгән куелыш белән башланып китәчәк. Аннан соң әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылачак.

Бәйрәмдә «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге солистлары башкаруында җырлар яңгыраячак. Тамашачыларны шәһәрнең танылган язучылары, яшь шигърият сөючеләр чыгышлары да сөендерәчәк.

Бу көнне Г.Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында 1 нче сәнгать мәктәбе көче белән мастер-класслар, Үзәк китапханә тарафыннан китаплар күргәзмәсе оештыру планлаштырыла.

Картиналар галереясе бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләрне тәкъдим итәчәк. Шулай ук 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр нәфис сүз осталары өчен ирекле микрофон бирелә.

Чара ахырында Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу оештырылачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев