Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә - "Тукайга чәчәкләр" бәйрәме

14 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль спектакль күрсәтеләчәк. Чара барышында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

26 апрельдә Г.Тукай скверында Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан "Тукайга чәчәкләр" шигърият бәйрәме була. Ул көндезге  12дә башлана. Бәйрәм кунакларын балалар театр сәнгате мәктәбе аниматорлары Г.Тукай әкиятләре буенча әкият персонажлары образында каршы алачак. Анда 1 нче сәнгать мәктәбе көче белән мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын Яр Чаллы әдәби эшлеклеләренең иҗаты, татар халкының бөек шагыйренең китаплары күргәзмәсе белән таныштырачаклар, шулай ук Габдулла Тукайның иҗаты буенча әдәби уен-викторина уздырачак. Шулай ук кунаклар һәм шәһәр халкы өчен Яр Чаллы картиналар галереясе хезмәткәрләре  интерактив мәйданчык оештыра. Чарада катнашучылар Тукай әкиятләре буенча викторинада үз белемнәрен тикшерә алачаклар. 12-14 сәгатькә кадәр шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон бирелә.

14 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль спектакль күрсәтеләчәк. Чара барышында әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Бәйрәмдә «Эврика» мәдәният үзәге, «Замана» вокаль ансамбле, «Болгар» бию театры солистлары башкаруында җырлар яңгыраячак. Шулай ук шәһәрнең танылган язучылары, яшь шигырь сөючеләрнең чыгышлары да шатландырачак. 

Бәйрәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев