Чаллыда "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" спектакль премьерасы
«Без сәхнәдән дә, тамашачылардан да канәгать калдык», - диделәр спектакльдән соң ренбург артистлары.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар драма театры Чаллыда гастрольләрдә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» спектакль премьерасын күрсәтте. Спектакльне режиссер, шулай ук музыкаль бизәлеш авторы — РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев сәхнәләштергән. Ул композициягә Муса Җәлил шигырьләрен, шулай ук Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр, халык әкиятләре, җырлар, биюләр керткән. Спектакльнең стилистикасы контрастта төзелгән: Җәлил шигырьләренең оптимистик тоны шагыйрьнең тормыш юлы драмасы белән үрелеп бара.
"Без Чаллы театры белән күптәннән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруын бик теләп кабул иттек һәм бирегә килдек. Театрның яңа бинасында чыгыш ясау безнең өчен зур дәрәҗә. Без сәхнәдән дә, тамашачылардан да канәгать",- диделәр спектакльдән соң Оренбург артистлары тәэсирләре белән уртаклашып. Патриот шагыйрь Муса Җәлил, татар милләте белән горурландыра торган спектакль мәктәп укучыларына да, өлкән яшьтәге тамашачыларга да ошады.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев