Чаллыда "КАМАЗ" машинасы җәяүлеләр кичүендә 25 яшьлек егетне таптаткан
Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган егет "Ашыгыч ярдәм" машинасында үлгән.
Чаллыда «КАМАЗ» автомобиле җәяүлеләр кичүендә 25 яшьлек егетне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кичке җиделәр тирәсендә «КАМАЗ» йөк автомобилен идарә итүче 50 яшьлек ир-ат Машина төзүчеләр урамындагы 111нче йорт каршында «зебра» буйлап юл аркылы чыгып барган җәяүлегә юл бирмәгән.
Авариядә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган 25 яшьлек егет "Ашыгыч ярдәм" машинасында үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев