Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайда яңа йортлар төзелә?

«Яшьлек» проспекты артындагы мәйданда якын арада 26 йорт төзеләчәк. Аларның 8е социаль ипотека прораммасы буенча.

Торак йортларның гомуми мәйданы 244 мең кв.метр.

Төзүчеләр әйтүенчә, бүгенге көндә әлеге микрорайонда 42 йорт төзелгән, анда 29 мең кеше яши. Биредә 4 балалар бакчасы һәм бер мәктәп эшли. Быел 1,5 мең урынга исәпләнгән шәһәрдәге иң зур мәктәп төзелеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Микрорайонга тагын берничә балалар бакчасы да кирәк. Тик якын арада моның өчен Чаллыда  җир участоклары җитмәскә мөмкин. Шәһәр советының йомгаклау сессиясендә депутат Рөстәм Гайнуллин ТР Президентыннан шәһәр чикләрен арттыруда ярдәм итүен сорады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев