Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча семинар узды - ФОТОЛАР

Татарстан әлеге проектка иң беренчеләрдән булып кушылды. Уңай нәтиҗәләре дә күз алдында. Пандемияле 2020 елда да проектта катнашучы оешма-предприятиеләр җитештерүчәнлекләрен 12,3 процентка арттырдылар.

Хезмәт җитештерүчәнлеген ничек арттырырга? Бүген Чаллыда «Кама сәнәгать форумы - 2022» кысаларында шул хакта фикер алыштылар. Биредә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру буенча семинар узды. Анда министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар, икътисадның реаль секторы оешма-предприятиеләре вәкилләре катнашты. Аларны Чаллы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләде.

«Әлеге форум Чаллының визит картасына әйләнде. Автокалада инде ул 17 ел рәттән үткәрелә. Бу чара оешма-предприятие вәкилләренә үзара тәҗрибә  уртаклашу, сакчыл эш алымнары белән танышу өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Һәркайсыгызга да нәтиҗәле эшчәнлек телим», - дип белдерде ул чараны ачу тантанасында.

Мәгълүм булганча, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты илебездә 2018 елдан башлап тормышка ашырыла. Анда катнашу өчен оешма-предприятиеләрнең билгеле бер таләпләргә җавап бирүе мөһим. Төп шарт – еллык керем 400 млн сумнан да ким булмаска тиеш. Республикабызда бүгенге көнгә шундый 151 предприятие эшли.  Аларның  39ы - Чаллы компанияләре. Шулай ук предприятиеләрнең төзелеш, сәүдә, машинатөзү, транспорт хезмәте күрсәтү өлкәләрендә, химия, эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләрендә эш алып барулары да зарур.

«Татарстан әлеге проектка иң беренчеләрдән булып кушылды. Уңай нәтиҗәләре дә күз алдында. Пандемияле 2020 елда да проектта катнашучы оешма-предприятиеләр җитештерүчәнлекләрен 12,3 процентка арттырдылар һәм барлыгы 1,7 млдр сумга якын өстәмә табыш алдылар», - дип белдерде семинар барышында «ТР энергоэффектив технологияләр үзәге» учреждениесе директоры Марат Әхмәров.

Аның сүзләренә караганда әлеге илкүләм проектка кушылган оешма-предриятиеләргә махсус белемле, сертификатлы экспертлар ярдәм күрсәтә.  Алар хезмәткәрләргә оешма-предприятиенең яшерен резервларын ачыкларга, югалтуларны киметергә, хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәлеген арттырырга, сакчыл җитештерү алымнарын үзләштерергә булыша. Марат Әхмәров белдерүенчә, әлеге илкүләм проектны тормышка ашыру 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.

Форум кысаларында «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Металлургия. Эретеп ябыштыру», «Нефть. Газ. Химия», «Кама аръягы энергетикасы» дип исемләнгән махсуслаштырылган күргәзмәләр дә эшләде. Анда республикабыздан һәм илебезнең төрле регионнарыннан килгән оешма-предприятие вәкилләре, чарада катнашучыларны үз эш алымнары һәм продукцияләре белән таныштырды.

Илшат Солтанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли проект