Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру буенча семинар узды

Чаллыда «Кама сәнәгать форумы – 2022» үткәрү кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча семинар узды.

Нигезендә сакчыл җитештерү культурасын гамәлгә кертү булган илкүләм проект Татарстан Республикасында 2018 елдан башлап уңышлы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта илкүләм проектта Татарстан Республикасы икътисадының төрле тармакларындагы 150ләп предприятие катнаша.  

Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында 39 оешма катнаша, алар арасында: «ТЭМПО» «Кама Металлоконструкцияләр Заводы» ЯАҖ, «ПТФК «ЗТЭО» ЯАҖ, «Кама» Агросәнәгать комплексы, «ТАТПРОФ» АҖ, «Ар Си Эр», «РИАТ» ААҖ, «Кама Трансмаш заводы» Җитештерү-коммерция фирмасы сәүдә йорты, «Кориб» «Авторемонт заводы», «ЧЕЛНЫ - ХЛЕБ» АҖ, «Хайер Фридж РУС»,САТУРН» һәм башкалар. Бу – Татарстаннан катнашучы предприятиеләрнең дүртенче өлеше.

Күп кенә предприятиеләр түләүсез адреслы-эксперт ярдәменнән файдаландылар, Казандагы уку мәйданчыгында укулар уздылар һәм реаль нәтиҗәләргә ирештеләр. Хәтта пандемия елы нәтиҗәләре буенча да бу производстволарда хезмәт җитештерүчәнлеге 12,3 процентка арткан. Мәсәлән, ит деликатеслары җитештерә торган «Кама» агросәнәгать комплексында 45 миллион сумнан артык икътисади нәтиҗә алуга ирешкәннәр. Эшмәкәрләрнең бер өлеше башка ярдәм чарасыннан да файдаланган – еллык 1% белән ташламалы займ. Моннан тыш, предприятиеләр төрле белем бирү программалары буенча, шул исәптән «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча, белемнәрен арттыра ала.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы