Чаллыда коену сезоны
Чаллыда 1 июньнән су коену сезоны башлана. Ул 31 августка кадәр дәвам итә.
ТР Хөкүмәте «Навигатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе янында ял итү һәм коену урыннарын төзекләндерүгә ярты миллион сум акча бүлеп бирде. Биредә коткару посты куячаклар һәм Кама елгасы төбен чистартачаклар. Әлегә монда су санитар таләпләргә туры килми.
Шәһәребездә андый урыннар 7. Болар: ГЭС бистәсендәге Колокольная күпере, «Жемчужина» санаторие, “Үзәк” тукталышы, йөк порты янындагы, 48 комплекс каршындагы территорияләр, Яр буе паркындагы күл, «Навигатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.
– Тукай яр буенда шәһәр халкының ялын оештыру өчен урын булдырылган. Биредә коткару посты урнаштырылган, су төбе чистартылган һәм тикшерелгән, йөзү зонасы буйкалар белән билгеләнгән, әмма су керү тыела. Монда шәһәр пляжы оештырырга була дип исәплим, – диде кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов.
«Кызганычка каршы, кешеләр рөхсәт ителмәгән урыннарда да коена. Безнең бурыч – мондый урыннарда да эшне оештыру. Постлар булдыру. Билгеле, суның сыйфаты буенча Мәләкәстә су коенырга рөхсәт ителми, тик кешеләр моңа карамый. Ә кешеләр булган җирдә, һичшиксез, коткару хезмәте, йөзү чаралары, күзәтүчеләр, муниципаль полиция булырга тиеш», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
1 июньнән Табеев исемендәге Яр буе пляжында су керергә була. “Радуга” санаторие, “Лесная сказка” ял итү базаларында да су коенырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев