Чаллыда коронавируска каршы вакцина ясату дәвам итә
Вакцинаның беренче компоненты - 22 меңнән артык кешегә ясалган
Бүгенге көндә Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2167 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 1513 кеше терелгән. 8067 кеше медицина күзәтүеннән алынган. Хәзерге вакытта 72 кеше медицина күзәтүе астында, аларның 44е контактлы авырулар.
Шәһәрдә коронавируска каршы вакцина ясату дәвам итә. “Вакцинаның беренче компоненты - 22 меңнән артык кешегә ясалган. Икенче компонентны 14 меңнән артык кеше алган. Барлык поликлиникаларда, “Омега” сәүдә үзәгендә, предприятие һәм оешмаларда вакцина ясату дәвам итә. Моннан тыш, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барыла”, - диде аппарат киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев