Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коронавирустан 50дән артык медицина хезмәткәре вакцинация узды

"Вакцина алганнан соң табиблар эшләвен дәвам итәләр. Бу исәпкә бернинди каршылыклар да юк. Әлбәттә, күзәтү эшләре алып барыла, үз-үзеңне тикшерү дә алып барыла. Стандарт сораштырулар, видеокүзәтү көндәлекләре бар, алар тулыланырга тиеш", - дип билгеләп Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев

Яр Чаллыда медицина хезмәткәрләрен вакцинацияләү буенча эш алып барыла. Инде 50дән артык медик COVID-19дан прививка ясаттылар. Бу хакта Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев матбугат конференциясе барышында хәбәр итте: "вакцина алганнан соң табиблар эшләвен дәвам итәләр. Бу исәпкә бернинди каршылыклар да юк. Әлбәттә, күзәтү эшләре алып барыла, үз-үзеңне тикшерү дә алып барыла. Стандарт сораштырулар, видеокүзәтү көндәлекләре бар, алар тулыланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Александр Николаев шулай ук коронавирусны дәвалау өчен бушлай дарулар бирү процессы турында сөйләде:«куелган диагнозлы һәм COVID-19 шикле пациентларга, ягъни монда билгеле критерийлар бар, препаратлар бирелә. Бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә», – дип аңлатты ул.

Александр Николаев шулай ук шәһәрнең барлык сәламәтлек саклау оешмаларында – 5-нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә, АМЯХдә, 2-нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә компьютер томографиясе аппаратлары эшләвен билгеләп үтте. Йогышлы авырулар хастаханәсендә төзелеш һәм җибәрү-көйләү эшләре тәмамланган. Хәзер рөхсәт документларын алу, персоналны укыту процессы бара.

Әйтергә кирәк, 23 декабрьгә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 294 очрагы теркәлгән.

Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев