Чаллыда күпер астында мәет табылган
Хокук сакчылары фаҗига сәбәпләрен ачыклый.
Ир-атның мәетен кичә, 24 апрельдә, ЗЯБ һәм ГЭС бистәләре арасындагы күпердән елга буена чыгарганнар. Фаҗиганең шаһитлары урынга коткаручыларны һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Батып үлгән кешенең шәхесе ачыкланган - ул 1957 елгы Чаллы кешесе. Суда озак ятмаган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең бар нечкәлекләрен ачыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев