Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кышкы донор акциясе кысаларында 42 литр кан тапшырылган

Республика кан үзәгенең Чаллы бүлегендә «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән кышкы донор акциясе узды. ⠀

Теләгән һәр кеше үзәкнең табиблары ризалыгы белән донор була алды. Бүген 89 кеше кабул ителгән, 42 литр кан тапшырылган.

Сайтта (https://unity.donorsearch.org/events) теркәлү узган һәм кан тапшырган барлык донорлар да бүләкләр алдылар: акция символикасы төшерелгән наклейкалар, брелоклар һәм беләзекләр.

18 яшьтән өлкән һәм авырлыгы 50 килограммнан артык булган һәркем донор була ала. Кан тапшырган һәм алдагы көнне майлы, кыздырылган һәм ысланган ризык, шулай ук сөт продуктлары, йомырка һәм май, чикләвекләр, хөрмә, банан һәм авокадо кулланырга киңәш ителми. Кан тапшыру станциясенә килү алдыннан 48 сәгать эчендә алкоголь кулланырга, ә 72 сәгать эчендә аспирин һәм анальгетик булган даруларны эчәргә ярамый. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы